Зәй яшьләр үзәге директоры яшьләр клубларын үстерү буенча консультатив киңәшмәдә катнашты
20 июньдә Казан шәһәренең «Яратам» яшүсмерләр клубында Татарстан Республикасының яшәү урыны буенча яшьләр клубларын үстерү буенча консультатив совет киңәшмәсе булды.
Анда Зәйдән «Яшьләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Ирина Белан катнашты.
“Фикер алышу Татарстан Республикасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турында законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры Илдар Гайсинның чыгышы белән башланып китте, ул хокук бозу өлкәсендә яшүсмерләргә кагылышлы кискен проблемалар турында сөйләде. Яшьләр клублары, ишегалды һәм ял итү мәйданчыклары базасында җәйге каникул чорында яшүсмерләр белән социаль-тискәре күренешләрне кисәтү буенча эшләүче белгечләрнең эшенә аерым игътибар бирелде. Әлеге юнәлештә республика муниципаль берәмлекләренең иң яхшы тәҗрибәләре һәм проектлары тәкъдим ителде”, - ди Ирина Белан.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев