Зәй яшьләр проекты грантка ия булды
«Росмолодежь. Грантлар» конкурсының физик затлар арасында беренче сезоны нәтиҗәләре игълан ителде.
Шунысы куанычлы, җиңүчеләр арасында Зәй яшьләре дә бар. Зәйнең студентлар отрядлары штабы командиры Аделия Борһанова «Минем ишегалды лагере» проектын тормышка ашыру өчен 994 мең сумлык грант отты.
«Росмолодежь. Грантлар» бәйгесенә Россиянең барлык почмакларыннан барлыгы 10737 гариза бирелгән, 1456 проект авторы конкурста җиңүче дип табылган.
— «Минем ишегалды лагере» проекты Зәй муниципаль районында инде унҗиденче ел рәттән гамәлгә ашырыла. Балалар өчен бу йортлары янында лагерь атмосферасын тою, вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү, яңа дуслар табу, шулай ук ата әти-әниләр эштә булганда балалар әйдаманнар күзәтүе астында була, — ди Аделия Борһанова.
Грант акчалары форма, сувенирлар, атрибутика, инвентарь сатып алуга һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүгә китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев