Зәй яшьләр эшләре идарәсендә узган елга йомгак ясадылар
Кече коллегиядә идарә хезмәткәрләрен һәм актив яшьләрне бүләкләделәр.
28 гыйнварда «Без бергә» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә район яшьләр эшләре идарәсенең кече коллегиясе узды. Коллегия эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, «Җәй» балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләндерүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча республика үзәге директоры Илдар Дәүләтчин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина катнашты.
Утырыш башланганчы чара кунаклары өчен яңа ел алдыннан гына ачылган психологик-педагогик ярдәм үзәге буйлап экскурсия уздырылды. Коллегия кысаларында «Гвардия» эзтабарлар отрядының «Сугышчан дан» музееннан артефактлар күргәзмәсе оештырылды, ә «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме коллегиядә катнашучыларга маскировка челтәрләре, тепловизорга каршы одеяллар, үзләре ясаган чәй, кремнарны, окоп шәмнәре һәм сугышчыларга махсус хәрби операция зонасында кирәкле башка бик күп әйберләрне тәкъдим иттеләр.
Моннан тыш, «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәте активистлары һәм студентларның хезмәт отрядларында катнашучылар үз эшчәнлекләре юнәлешләре белән таныштырды.
Утырышта яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шәрәфиева узган елгы эш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турында чыгыш ясады. Илдар Дәүләтчин — балалар һәм яшьләр ялы, сәламәтләндерү өлкәсен үстерү буенча перспектив бурычлар, «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров — хәрби-патриотик клуб, «Беренчеләр хәрәкәте» хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе рәисе, район башлыгының җәмәгать ярдәмчесе Наталья Алчина бүлекчә эшчәнлекләре белән таныштырдылар.
Коллегия бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Лаеклы бүләкләр яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләренә, балаларның җәйге ялын оештыручыларга, яшь активистларга, шулай ук «Наше время — Безнең заман» фестивалендә катнашучыларга тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев