Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй яшьләр эшләре идарәсе Кырымның Россиягә кушылган көненә багышланган чаралар оештыра

18 мартта Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне 2014 елда Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде.

Кырымның Россия белән берләшү көне кысаларында Зәй яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре төрле чаралар үткәрә: "Севастополь өчен сугыш" киносеансы, “Россия һәм Кырым бергә!” класс сәгате, анда балаларга Кырым тарихы, республика тарихындагы мөһим вакыйгалар һәм ярымутрауның Россия өчен әһәмияте турында сөйлиләр. Чараларда район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев катнашып чыгыш ясый.

Иске Зәй яшьләр үзәгендә "Папучи" декоратив сувенирлар (кырым татарлары аяк киеме) ясау буенча мастер-класс оештырдылар. Ә «Дуслык» яшьләр үзәге активистлары әлеге истәлекле датага багышланган флешмоб үткәрде.

Кырымның Россия белән берләшү көненә багышланган чаралар бу вакыйгалар турында тарихи хәтерне киләчәк буынга сакларга һәм тапшырырга, үз илебез тарихы, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәренең Россия белән тарихи һәм мәдәни бердәмлеге үзенчәлекләре белән җентекләбрәк танышырга мөмкинлек бирә.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев