Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй яшьләр эшләре идарәсе башлыгы белән җәйге ял буенча туры эфир оештырылачак

8 июньдә Зәй яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин туры эфирда чыгыш ясаячак.

Туры эфир көндезге сәгать 2дә яшьләр эшләре идарәсе социаль челтәрендә башланачак: https://vk.com/wall-81906430_9103.

Ростислав Сергеевич районда нинди ял төрләре барлыгын һәм балаларга кайларда ял итү мөмкинлеге булуы турында сөйләячәк. Зәйлеләр яшүсмерләр өчен ял-сәламәтләндерү лагерьларында нинди шартлар тудырылганын һәм җәйге чорда яшүсмерләрне, яшьләрне эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында беләчәк.

Үзегезне кызыксындырган сорауларны ВКонтакте посты астында калдырырга була: https://vk.com/wall-81906430_9103 Программа барышында Ростислав Аладышкин иң актуаль сорауларга туры эфирда җавап бирәчәк. Ә башка сорауларга программа тәмамлангач та җавап алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев