Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй яшелләндерүчеләре шәһәр матурлыгы өчен көрәшә

2025 елның җәе Зәйнең “Горзеленхоз” ҖЧШ хезмәткәрләре өчен җитди сынау булды.

“Коеп яуган яңгырлар белән чиратлашып барган аномаль эсселек урамда утырткан чәчәкләрне карауны катлауландырды, ә күп кенә чәчәкләрне клумбалардан һәм чүлмәкләрдән урлаулары хәлне тагын да катлауландырды. Ефимов урамында һәм Җиңү проспектында чәчәкләрне чүлмәкләре белән урладылар хәтта. Чәчәк үсентеләрен  берничә мәртәбә сатып алып, яңадан утыртырга туры килде”, - ди “Горзеленхоз” директоры Фәнзур Хәсәншин.

Кыенлыкларга карамастан, яшелләндерүчеләр үз хезмәтләрен тиешенчә башкаралар: агачларны һәм куакларны кисәләр, үләннәрне чабалар, чүп җыялар һәм җәмәгать урыннарын тәртипкә китерәләр. Балалар куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелә – хезмәткәрләр парклардагы балалар уен комплекслары элементларын даими тикшерәләр һәм ремонтлыйлар, шулай ук күперләрне һәм кече архитектура формаларын торгызалар.

“Горзеленхоз” директоры билгеләп үткәнчә, халыкның күбесе чисталык кагыйдәләрен санга сукмый: чүп-чар урналарга төшеп җитми, чүп салынган пакетларны подъезд каршындагы эскәмияләр янында калдыралар. 

“Горзеленхоз” хезмәткәрләре зәйлеләрне  шәһәргә  сакчыл карарга чакыра. Урнага төшеп җитмгән һәр тәмәке төпчеге, чүп кисәге, өзелгән һәр чәчәк Зәйне матуррак, чистарак һәм куркынычсызрак итәргә тырышучыларның эшен катлауландыра. Шәһәрдәге чисталык безнең культурабызны  күрсәтә. Әмма төзекләндерү-яшелләндерү предприятиеләре көче белән генә шәһәрдә тәртип урнаштырып булмый, аны һәрберебез сакларга тиеш.

Айгөл Яруллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев