Зәй янгын сүндерүчесе әдәби бәйге җиңүчесе
Зәйнең 88нче янгыннан коткару хезмәтендә эшләүче Азат Кашапов «Таян Аллаһка!» дип исемләнгән әдәби бәйгедә җиңү яулады.
Азат коткаручы буларак та тырыш, актив хезмәте белән аерылып тора, өстәвенә ул иҗат белән дә яратып шөгыльләнә. «Таян Аллаһка!» исемле бәйге ТР Диния нәзарәте һәм Россия ислам ниституты, “Идел” журналы белән берлектә оештырылды. Ул нәкъ менә төп хезмәтеннән тыш иҗат белән мавыгучыларга юнәлтелгән. Биредә язучылар, журналистлар катнашырга тиеш түгел. Эшләр исә өч номинациядә: поэзия, проза и публицистика буенча кабул ителгән. Ә җиңүчеләрне бүләкләү «XII Якупов укулары» конференциясендә башкарылган. Алар арасында «Публицистика» номинациясендә өченче дәрәҗә дипломга лаек булган Азат Кашапов та бар.
Азат Зәй районы Сармашбаш авылы егете, ул инде әлеге бәйгедә өченче тапкыр җиңүчеләр арасында.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев