Зәй янгын сүндерүчеләре республика ярышларында җиңү яулады
Кичә Зәйдә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының авария-коткару подразделениеләре арасында республика ярышлары узды.
Ел саен мондый ярышларда янгын сүндерүчеләр реаль шартларга мөмкин кадәр якынрак булган катлаулы шартларда эшләгәндә үзләренең профессиональлекләрен һәм осталыкларын күрсәтәләр.
Янгын сүндерүчеләр коткаручы киемнәрне никадәр тиз киенә алуларын, гидравлик техника белән ничек эшләүләрен, кешеләрне җимерекләр астыннан коткаруларын, медицина ярдәме күрсәтүләрен, ишекләрне ачуларын, максатка төгәл эләгү белән су бирүләрен күрсәттеләр.
Ярышларда Зәй командасы беренче урынны алды. Чаллының 55нче янгын сүндерү часте – II, Әлмәтнең 65нче янгын сүндерү часте III урында.
Җиңүче командаларны Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев