Зәй янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары “Чыршы бәйрәме” узасы урыннарда куркынычсызлыкны күзәтә
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары халык арасында профилактика эшләре алып бара.
Мәгариф, мәдният учреждениеләре, чыршылар урнаштырылучы урыннар күзәтелә, уку-өйрәнү эвакуацияләре оештырыла, янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү, пиротехник эшләнмәләр белән дөрес эш итү, янгын булганда хезмәткәрләр нинди гамәлләр кылырга тиешлеге буенча профилактик әңгәмәләр уздырыла.
“Яңа ел бәйрәмнәре бары тик шатлык-сөенеч кенә китерсен дисәгез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә игътибарлы булыгыз”, - ди район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева.
Фото район янгын күзтчелеге бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев