Зәй ГРЭСында хезмәткәрләргә велосипед белән хәрәкәт итү мөмкинлеге тудырылган
Зәй ГРЭСында хезмәткәрләрнең эш урынын уңайлы итү, шартлар тудыруга һәрвакыт җитди өстенлек бирелә. Бу көннәрдә генә әлеге уңайдан тагын бер шундый кызыклы яңалык кертелде. Предприятие фойесында велосипед пәйда булды.
Әлеге хәрәкәт итү чарасы хезмәткәрләргә эш буенча тиз арада каядыр барып килергә уңайлы булсын өчен уйланган.
“Станция территориясе хәйран зур, бер урыннан икенче урынга тиз генә барып җитү кыенрак булырга мөмкин. Шуңа да без әлеге мөмкинлекне тудырырга булдык”, - диләр предприятие җитәкчеләре.
Велосипед куелган урынга аны куллану кагыйдәләре дә язып эленгән:
бары тик эш өчен кулланырга;
сак караш булу шарт;
Һәр кулланган саен кире үз урынына куярга.
Хезмәткәрләр өчен велосипед беренчедән вакытны экономияләргә ярдәм итсә, икенчедән сәламәтлек өчен дә файдалы, өченчедән экологиягә зыяны юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев