Зәй ГРЭСы предприятиесе хезмәткәрләре десанты – 1нче мәктәптә
Бу көннәрдә станция хезмәткәрләре 1нче мәктәпнең IX сыйныф укучылары өчен « Примерь профессию» дигән масштаблы һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрделәр.
Очрашуны станция директоры урынбасары Рамил Галиуллин ачып җибәрде. Ул балаларга ГРЭСның данлы тарихы турында сөйләде һәм энергетик һөнәренең дәрәҗәле һәм мактаулы булуын ассызыклады.

Профориентация программасы бай булды. Предприятиенең инженер-электронигы Александр Клепиков һәм 6нчы разрядлы токарь Виталий Майоров ️ укучыларга станциянең кадрлар сәясәте һәм шәһәр, республика уку йортлары белән хезмәттәшлеге турында корпоратив фильм күрсәттеләр.
Шулай ук җиһазларның ничек эшләвен һәм электр тогының ничек барлыкка килүен ачык итеп аңлаттылар, токарь һәм фрезерлаучы һөнәрләренең нечкәлекләре турында сөйләделәр.

Техник мәгълүматтан бераз ял итү өчен укучыларга район тарихы һәм Зәйнең 375 еллыгына багышланган викторина үткәрелде. Иң актив катнашучыларга корпоратив бүләкләр тапшырылды.
Очрашуның кульминациясе – VR-күзлекләр аша Зәй ГРЭСы буенча виртуаль экскурсия булды.
фотолар:Зәй ГРЭСының телеграмм каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев