Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй ГРЭСы коллективы спорт бәйрәме үткәрде

8 сентябрьдә Зәйнең шәһәр ипподромында энергетиклар “Алтын көз” дип исемләнгән традицион мәдәни-спорт чарасын үткәрделәр. Быел ул ГРЭСның 60 еллык юбилее уңаеннан аеруча киң масштабта узды.

Бәйрәм чарасына җыелучы хезмәткәрләр, аларның гаилә әгъзаларын, ветераннарны предприятие директоры Дмитрий Прохоров, мәртәбәле кунаклар – район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Чаллы җылылык-электр үзәге баш  инженеры Максим Токмачев, Түбән Кама җылылык челтәре баш инженеры Василий  Чатуров, Түбән Кама гидроэлектр станциясе баш инженеры Сергей  Шорин, “РСК” ҖЧШ техник директоры Алексей Соловьев, «РемЭнергоСтрой» ҖЧШ директоры Сергей Аркаев сәламләделәр.
ГРЭСның корпоратив флагын күтәрү хокукы республика күләмендә уздырылучы яшь хезмәткәрләрнең һөнәри бәйгесе җиңүчесе электр цехы инженеры Игорь Газизовка бирелде. 
Ә иң дулкынландыргыч мизгелләр мөгаен 9 команда арасында барган эстафета ярышы булгандыр. Аның бер этабында велосипедларда да ярышу оештырылды. Нәтиҗәдә җиңүче исемен электр цехы командасы яулады. Икенчедә – 2нче казан-турбина цехы, өченчедә – 1нче казан-турбина цехы командалары булды.  Ә ветераннар аеруча зур алкышлар астында финишка килде. Башка төрле хәрәкәтчән ярышлар да бик җанлы үтте. 
Биредә үк балалар өчен дә уеннар оештырылды. Шулай ук грэслылар ризык әзерләү оставлыгында да сыналды. Ә иҗати сәнгатькә хирыслар җыр, бию бәйгеләрендә катнашты. Һәр ярышта җиңүчеләр билгеләнде, бүләкләнде. 
Кулинар осталык буенча җиңүне җылылык челтәрен эксплуатацияләү цехы бирмәде. Икенчедә - электр цехы аш пешерүчеләре, өченчедә – 2нче казан-турбина цехы уңганнары булды.    


Фотолар ГРЭС предприятиесеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев