Зәй ГРЭСы – Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе
Бу көннәрдә Мәскәүдә РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эш бирүчеләр арасында яшьләрне эшкә урнаштыруның иң яхшы тәҗрибәләренең дүртенче Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
Быел конкурста катнашу өчен 77 төбәктән 1055 гариза бирелгән. Россия Федерациясенең 52 субъектыннан 129 оешма җиңүче һәм призер булды. Алар арасында безнең ГРЭС хезмәткәрләренең булуы аеруча куанычлы. Алар «Һөнәрләр дөньясында синең компас: эш бирүчеләрнең нәтиҗәле практикасы» номинациясендә җиңде.
Зәй ГРЭСы инде шактый еллар җәйге чорда яшүсмерләрне, студентларны эшкә өйрәтү, вакытлыча эшкә урнаштыру белән актив шөгыльләнә. Моннан тыш, соңгы елларда Казан дәүләт энергетика университеты белән берлектә курслар уздыру тәҗрибәсе дә яшьләр арасында популярлык казанды. Бәйгедә ГРЭСның персонал белән эшләү бүлеге җитәкчесе Светлана Кубышкина һәм белгеч Альбина Степко нәкъ менә шул тәҗрибәне үз проектларында тәкъдим иттеләр һәм җиңү яуладылар.
"Бу чын энергия һәм илһам чыганагы булды. Бу җиңү – безнең уртак уңышыбыз, без аның белән бик горурланабыз. 1055 катнашучы арасында безнең эшнең иң яхшылар рәтендә булуына шатбыз. Чөнки узган ел бәйгедә икенче урын яулаган идек, быел беренче булдык. Хәзер безнең практика иң яхшы тәҗрибәләрнең Гомумроссия җыентыгына керәчәк. Җитәкчелеккә, остазларга, хезмәттәшләргә һәм партнерларга аерым рәхмәт! Без яшьләр өчен һөнәргә ишекләр ачуны һәм бергә карьера күперләре төзүне дәвам итәчәкбез. Һәм системалы рәвештә кадрлар әзерләү бурычын куябыз: укулар уздыру, эш барышында һөнәри компетенцияләр дәрәҗәсен күтәрү, укуларын тәмамлагач, яшьләр өчен предприятиедә ныгып калу мотивациясе тудыру төп максатыбыз”, - диләр грэслылар.
фотолар ГРЭС телеграм каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев