Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй гаиләләре матур бәйрәм уңаеннан хөрмәтләнде

7 июльдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда традиция буенча Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үтте. Тантаналы чарада озак еллар тату гомер итүче 9 гаилә катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бүләк ителде. Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлау сүзләрен барлык гаиләләргә җиткереп, Людмила һәм Александр Трошиннарга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.

фото район муниципаль сайтыннан

Истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре белән озак еллар уртак гаилә традицияләрен саклап яшәүче үрнәк гаиләләр: Илгиз Лотфулла улы һәм Роза Зәки кызы Ходжаевлар, Владимир Николаевич һәм Гөлсәрия Нургали кызы Фирстовлар, Виктор Эдуардович һәм Лилия Зәки кызы Доршлар, Виктор Николаевич һәм Луиза Агапьевна Лапиннар, Мансур Салих улы һәм Раниза Ранас кызы Нуруллиннар, Вячеслав Валерьевич һәм Наталья Николаевна Аксаковлар, Эдуард Всеволодович һәм Гүзәл Гәптерафыйк кызы Антоновлар бүләкләнде.

Чара программасы җырлар — биюләр белән аралашып барды. Шулай ук бәйрәмдә гаилә фотозонасы булдырылды, аның янында бәйрәмнең барлык кунаклары үз гаиләләре белән истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев