Зәй эзтабарлары Волгоградта совет солдатлары җәсәдләрен җирләүдә катнашты
Чара Волгоград өлкәсенең Россошки хәрби-мемориаль комплексында узды.
«Хәтер вахтасы-2025» Бөтенроссия акциясендә катнашучылар Сталинград өчен батырларча көрәшкән 1267 совет сугышчысының җәсәден табып күтәрделәр. Эзтабарларның тырышлыгы белән аларның берничәсенең исемен торгызырга мөмкин булган - үлемсез геройлар арасында 11 сугышчының фамилиясе ачыкланган.

23 августта геройларның җәсәдләрен тантаналы төстә җирләү өчен Волгоград өлкәсенең Россошки хәрби-мемориаль комплексына Россиянең 25 төбәгеннән эзтабарлар отряды җыелды.
"Гвардия" эзтабарлар отряды Кызыл Армиянең 13 солдаты һәм командиры җәсәдләрен, корал фрагментлары һәм шәхси әйберләрен тапкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев