Зәй эзтабарлары Казанда «Хәтер вахтасы-2023» акциясен ачуда катнаштылар
Тиздән «Гвардия» эзтабарлары отряды Волгоград өлкәсенә экспедициягә китәчәк.
Бүген Казанның Җиңү паркында «Хәтер вахтасы-2023» республика акциясе ачылды. Зәйнең «Гвардия» эзтабарлары 11 ел дәвамында акциядә катнаша.
Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук Зәй эзтабарлары белән сөйләшеп, һәм аларга уңышлы сәяхәт теләде.
23 апрельдә «Гвардия» отряды әгъзалары, шулай ук Зәй политехник көллияте студентлары билгесез хәрби каберлекләрне һәм сугышчыларның күмелмәгән җәсәдләрен табу, Ватанны саклаганда һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарның исемнәрен һәм язмышларын билгеләү максатыннан Волгоград өлкәсенә экспедициягә китәчәк. Экспедицияне уңышлы башкару өчен кирәкле инвентарь әзерләнгән һәм сатып алынган инде.
Фотолар "Гвардия" отрядыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев