Зәй эшмәкәрләрен «Ачык ишекләр» көненә чакыралар
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Түбән Кама территориаль бүлеге «Ачык ишекләр» көне үткәрә.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Түбән Кама территориаль бүлеге 17 апрель көнне көндезге сәгать 2дән 4кә кадәр эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр» көне үткәрә. Анда Зәй эшмәкәрләре дә катнаша ала.
Бердәм ачык ишекләр көнендә эшмәкәрләрне кабул итү алдан язылу буенча башкарыла. Телефоннар: 7-22-09, 7-28-88.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев