Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй эшмәкәрләре «Гвардия» эзтабар отрядына булышты

Билгеле булганча, быел Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды 24 апрельдән 8 майга кадәр Волгоград өлкәсенең Россошки авылына казу эшләрендә катнашты. Экспедиция барышында 48 кызылармеецның сөякләре табылды.

«Отрядыбызга коры ашлар рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәткән Зәй эшмәкәрләре Айбулат Таҗиев, Гүзәл Мөхәммәтҗанова һәм „Чаллы икмәге“ кибетләре челтәренә без бик рәхмәтле. Чөнки кырда казу эшләре барышында энергия күп кирәк, ә ризык әзерләргә вакыт юк. Эшмәкәрләр җибәргән ярмалар, азык-төлек җыелмалары казу эшләре вакытында балаларыбызга ярдәм итте», — диде отряд җитәкчесе Виктор Никифоров.

Эшмәкәрләргә рәхмәт йөзеннән, 3 декабрь — Билгесез солдат көнендә «Гвардия» эзтабарлар отряды, Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калганнарның сөякләрен табуга битараф булмаган изге күңелле зәйлеләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев