Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй эшмәкәре өлкән кешегә газета яздырды

«Газета бүләк ит!» акциясе дәвам итә.

Арабызда район басмаларын яратып укучы, әмма социаль мөмкинлекләре чикләнгән булучы өлкәннәребез шактый. Андыйларга һәр ел саен ярдәмгә килүче эшмәкәрләребез, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре бар. Гомумән, газеталар яздырып бүләк ясаучы һәркемгә шатбыз.
Бу көннәрдә «Зәй офыклары» газетасын шәһәребезнең «Европрестиж» оешмасы җитәкчесе Алия Әүһәдеева өлкән яшьтәге газета укучыбызга почта аша өенә килә торган итеп яздырды.

— Мин үзем районыбызның Чыбыклы авылы кызы, безнең гаиләдә һәрвакыт район газетасы иң көтеп алынучы газеталарның берсе булды. Әти-әнием хәзер дә почта килгәнен көтеп, кемнәр турында язганнар, дип кызыксынып укыйлар, безне дә алар басма матбугатны укырга өйрәтеп үстерделәр. Ә инде өлкәннәр арасында матди кыенлык сәбәпле яраткан газетасын яздыра алмаучылар бар икән, аларга ярдәм кулы сузарга әзербез, — ди Алия.

Хәер ирле-хатынлы Алия һәм Илгиз Әүһәдеевлар «Зәй офыклары» газетасын яздыру буенча һәр ярты ел саен «Газета бүләк ит!» акциясендә катнашалар. Алар мәрхәмәтле гамәлләре белән әнә шулай өлкәннәрне сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев