Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй — энергетиклар шәһәре

Бүген энергетиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

60 еллык тарихы булган электр энергиясе җитештерү станциясен нәкъ менә Зәй елгасы буенда салырга карар кылу Яңа Зәй шәһәре төзелешенә дә нигез салган.

Зәй ГРЭСы — Татарстанда электр энергиясе җитештерүче эре предприятие һәм ул республикабызның энергетика тармагында визит карточкасы булып тора. Предприятиенең беренче энергоблогы 1963 елның 23 февралендә эксплуатациягә кертелгән. Шул сәбәпле, ГРЭС коллективы агымдагы елны матур юбилее буларак билгеләп үтә. Ә 1976 елның 13 февралендә барлык җитештерү мәйданнары объектлары һәм поселок сафка бастырылгач, дәүләт комиссиясе бөтен Зәй ГРЭСы комплексын «бик яхшы» билгесенә кабул итә. Бу билгене станция бүгенге көнгә кадәр югалтмыйча, яңадан-яңа хезмәт уңышлары белән исбатлап тора. Бүген предприятиенең генераль директоры Дмитрий Прохоров җитәкчелегендә ГРЭСта бер меңгә якын кеше хезмәт куя.

«Безнең ГРЭС өлкән буынның саллы тәҗрибәсен кулланып, яшьләребезнең инновацион идеяләрен гамәлгә кертеп эшләүгә йөз тота. Хәзер без коллективыбызга яшь белгечләр җәлеп итүне мәктәп эскәмиясеннән үк башладык, дисәк тә, ялгыш булмас. Агымдагы уку елы башыннан профориентация юнәлешендә өчьяклы килешү кабул ителде. Бу —укучыларның кече академиясе, Казан дәүләт энергетика университеты һәм предприятиенең бердәм эше. Шәһәр мәктәпләренең X-XI сыйныфларында укучылардан энергетика тармагы юнәлешендә башлангыч һөнәри белем алырга теләүчеләр тупланып, хәзер алар югары уку йорты педагоглары тарафыннан онлайн дәресләр алалар, ә без яшүсмерләрне предприятиедәге эшчәнлек белән таныштырабыз, эш алымнарына өйрәтәбез. Шулай ук ГРЭСта яшьләр эшләре оешмасы да нәтиҗәле эшли. Безнең коллектив яшьләре һөнәри бәйгеләрдә дә, мәдәният, спорт ярышларында да һәрчак алдынгылар. Бу исә оешмабызның тулы канлы тормыш белән яшәве турында сөйли», — ди Дмитрий Валерьевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев