Зәй егетләре хәрби хезмәткә әзер
Бүген Зәй политехник көллиятендә Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үткәрелде. Быел көз Зәйдән 60ка якын егет Россия армиясе сафларын тулыландырачак.
Хәрби хезмәткә чакыру барган көннәрдә «Армиягә чакырылучылар көне»н политехник колледжда уздыру матур гадәткә әйләнде. Чөнки нәкъ менә әлеге уку йортында белем алган студентлар районннан хәрби хезмәткә алынучыларның күпчелек өлешен тәшкил иә. Аннан алар физик яктан да, рухи яктан да әзерлекле булулары белән аерылып тора.
Әлеге уку йортында егетләрне армиягә әзерләү буенча эш җитди куелган. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев та чыгышында искәртте.
— Бүгенге көндә илебезнең батыр уллары, алар арасында Зәй егетләре дә бар, илебез иминлеген сагында торалар. Армиягә чакырылучылар махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк. Политехник көллияттән һәрвакыт хәрби хезмәткә югары дәрәҗәдә әзерлекле егетләр армия сафларына китә. Сезгә зур ышаныч-өметләр баглыйбыз. Зәй данын төшермичә хезмәт итегез. Хезмәтне үтәп кайткач районны үстерү, аның икътисадын ныгытуга актив кушылырсыз дип уйлыйбыз һәм сезне туган якта көтеп калабыз, — диде Эмиль Эдуардович, Ватанны сакларга китәргә җыенучыларга мөрәҗәгать итеп.
Быелгы көзге чакырылышта Зәйдән 60ка якын егет Ватан алдында бурычын үтәргә китәчәк. Район хәрби комиссариаты вәкиле Александр Гурьянов армиядә хезмәт итү — һәр ир-атның мактаулы бурычы, дип, егетләргә киңәшләрен бирде. Традиция буенча хәрби комиссариат безнекеләр хезмәт иткән һәр хәрби часть белән элемтәдә тора, район шефлыгындагы частьларда хәрби ант кабул итү тантаналарында катнашалар.
Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы батыр егетләребез дә катнашып, булачак солдатларга үгет-нәсихәтләрен бирде.
Армиягә китәчәк егетләр арасыннан Зәй политехник колледжын тәмамлаган Рамис Ибраһимов та бар. Ул 24 октябрьдә Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә китәчәк. Рамис хәрби хезмәткә үзен физик яктан да, рухи яктан да әзерләгән. Күп еллар «Гвардия» эзтабарлар отряды составында Бөек Ватан сугышы барган Волгоград өлкәсендә казу-эзләнү эшләрендә катнашкан.
— Хәрби хезмәткә үзем теләп барам. Армиядә хезмәт итү — ир-егет өчен зур горурлык ул, — ди егет.
Колледжда Рамис белән бер төркемдә эретеп ябыштыручы белгечлеге алган Егор Карпов та армиягә барырга әзер. Ул 16 октябрьдә ил иминлеге сагына китәчәк.
— Мин армиядә хезмәт итүгә уңай карыйм. Хезмәт итү — безнең бурыч. Комиссия үткәндә сәламәтлегем буенча беренче категория билгеләнде. Хезмәтемне Санкт-Петербурта эзтабарлар гаскәрләрендә үтәргә телим, — ди Егор.
Әлеге егетләрне «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров та мактады.
— Егор да, Рамис та «Гвардия» эзтабарлар отряды составында күп тапкырлар казу-эзләнү эшләрендә катнаштылар. Алар инде илебезнең чын патриотлары. Бабаларыбызның безгә тынычлыкны үз гомерләре бәрабәренә яулавын яхшы беләләр. Армия хезмәтендә дә сынатмаслар дип уйлыйм, — диде Виктор Михайлович, булачак солдатларга теләкләрен җиткереп.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларга дин әһелләре — Иске Зәй мәчете имамы Илсур хәзрәт Әюпов, благочинный Вячеслав атакай Федоров та теләкләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев