Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй егетләре хәрби әзерлек җыеннарында

Түбән Кама шәһәрендә «Патриот» хәрби хезмәткә чакырылу яшенә җитеп килүче яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү үзәге базасында «Авангард» укыту үзәге өйрәтүләр үткәрүне башлады. Биредә биш көн дәвамында унынчы сыйныфта укучы егетләрне туплап хәрби күнекмәләргә, физик чыныгуны камилләштерүгә, хәрби теорияне үзләштерүгә өйрәтәләр.

Зәй шәһәре мәктәпләреннән әлеге өйрәнүләргә утыз егет алынды. Алар белән шәһәрнең 6нчы мәктәбе тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Александр Ширяев җитәкчелек итә.

— Биредә егетләр төрле хәрби тактиларга өйрәнә, лекцияләр барышында Россия Кораллы көчләре турында мәгълүматлар ала, хәрби техникалар, корал турында белә. Биш көнлек өйрәнүләрдән соң аларның теоретик белемнәре тест рәвешендә имтихан биреп бәяләнәчәк. Ә физик әзерлек нормативлар үтәүгә карап билгеләнә, — ди Александр Ширяев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев