Зәй егетләре армия кул сугышы буенча ярышларда җиңү яуладылар
Зәйнең «Застава» хәрби-патриотик клубында шөгыльләнүче егетләр Алабугада үткән турнирда көчле булулары белән аерылып торды.
11 ноябрьдә Алабугада Хәрби разведка көне һәм «Яшь десантчы» клубының 24 еллыгы уңаеннан армия кул сугышы буенча Татарстан Республикасының ачык турниры узды. Ярышларда республикадан 100дән артык спортчы катнашты.
Зәй данын «Застава» хәрби-патриотик клубында шөгыльләнүче дүрт спортчы — Тимур Акатьев, Самир Эрназаров, Артем Садовников һәм Артем Сорокиннар яклады. Һәм безнең егетләр үз осталыкларын күрсәтеп, армия кул сугышында көчле булуларын күрсәттеләр. Самир өченче урын алды, ә Тимур үз үлчәү-яшь категориясендә чемпион калды.
Әлеге турнир — яңа спорт сезонында беренче ярыш, шуңа күрә спортчыларыбызга тренировкаларда чыдамлык, көчлелек һәм яңа җиңүләр телибез.
Фотолар «Застава» клубыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев