Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй егете армиядән кайтты

Зәй егете Данила Багурин Ватан алдында хәрби бурычын үтәп, кече сержант дәрәҗәсендә бу көннәрдә туган ягына кайтты. Данила хәрби хезмәтен Мәскәүдә Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрендә үтте.

Аның исеме газета укучыларыбызга яхшы таныш. Ул мәктәп, студент елларында иң актив егетләребезнең берсе булуы белән аерылып торды. Яшьләр эшләре идарәсе активисты, студентлар хезмәт отрядлары җитәкчесе буларак, без «Зәй офыклары» газетасында аның турында, ул алып барган эшчәнлек, максатчан, үҗәт егет булуы турында күп тапкырлар яздык. Данила — грек-рим көрәше буенча район һәм республика ярышларында күп тапкырлар призер булган егет. Аның хәрби хезмәткә яраклылык буенча «А1» категориясенә ия булуы да күп нәрсә турында сөйли.

Без егет белән элемтәгә кереп, аннан киләчәккә планнары турында да белештек.

— Алга таба югары белем алырга ниятлим, — диде ул.

Без Данилага яңа уңышлар, яңа җиңүләр телибез!

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев