Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй эчке эшләр ветераннары мәрхүм хезмәттәшләрен искә алды

Кичә, 6 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының тикшерү эшләре органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Бу көнне Зәй эчке эшләр бүлеге ветераннары әлеге хезмәт тарихында якты эз калдырган элекке тикшерүчеләрнең каберләрендә булдылар.
Хезмәттәшләре Евгений Кондратенко, Рәмзия Мингалимова һәм Леван Тибиловның каберләренә чәчәкләр салдылар. Аларның һәркайсы үз вакытында катлаулы тикшерү эшләрендә катнашкан, җинаятьләрне ачкан һәм яшь хезмәткәрләргә үрнәк булып торган мөхтәрәм затлар.

Тикшерү бүлеген җитәкләгән Евгений Константинович Кондратенко хезмәттәшләренә принципиаль һәм грамоталы белгеч буларак истә калган. Рәмзия Равил кызы Мингалимова үзен талантлы тикшерүче буларак күрсәткән, ә Леван Ушангович Тибилов профессиональлеге һәм эшкә тугрылыгы өчен ихтирам казанган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев