Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй делегациясе муниципаль берәмлекләр Советының XIX съездында катнашты

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге зур район делегациясе «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XIX съездында катнашты.

Әлеге рәсми чара Казанның "Корстон" эшлекле үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. 
Съездга Зәй делегациясе составында 22 авыл җирлеге башлыгы, район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре Эмиль Галеев, Сергей Максимов  бардылар.
Пленар өлештә муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе эшчәнлеге хисабы тыңланды, муниципалитетларга кагылышлы реформа проекты турында фикер алышулар булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев