Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй делегациясе дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча республика семинарында катнашты

29 ноябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның һәм милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлеген оештыруның актуаль мәсьәләләре буенча республика семинары узды.

Семинарга Зәйдән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкчелегендәге делегация барды. Делегация составы Татарстан халыклары ассамблеясының Зәй районындагы вәкиллеге җитәкчесе Роза Гатауллина, иҗтимагый оешмалар рәисләре Лидия Нестягина, Валентин Атласов, Светлана Иньковалардан торды.


Әлеге семинарны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты оештырды.


-Программада Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүнең актуаль мәсьәләләре, иҗтимагый оешмаларның җирле бүлекчәләр белән эш тәҗрибәләре һәм башка мәсьәләләр каралды. Семинарда күтәрелгән мәсьәләләрне районыда гамәлгә ашырачакбыз, - ди Петр Сергеевич.


Фото Татарстан Халыклары дуслыгы йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев