Зәй делегациясе Әстерхандагы хәрби частьтә ант кабул итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты
Бүгенге көндә биш Зәй егете Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәре хәрби частенда хезмәт итә.
26 июльдә алар өчен истәлекле вакыйга булды - яшь солдатлар хәрби ант кабул иттеләр. Шунысы куанычлы, бу мөһим чарада егетләрнең туганнары һәм якыннары катнаша алды. Делегацияне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкләде.
Петр Сергеевич якташларын һәм тантанада катнашучыларны Разиф Кәримов һәм район халкы исеменнән сәламләде, барлык солдатларны мөһим вакыйга - ант кабул итү белән котлады, уңышлы хезмәт итүләрен, исән-сау туган төбәккә кайтуларын теләде.
Зәй делегациясе солдатларга күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырды. Әлеге часть инде берничә дистә еллар дәвамында Зәй районы шефлыгында, шуңа да биредә ант кабул итү тантанасы ел саен зәйлеләр катнашында үтә. Хушлашканда, шефлык часте офицерлары безнең делегациягә Зәй солдатларына күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерделәр. Зәйлеләрнең антларына тугры булулары һәм Ватанны саклаучылар бурычын намус белән үтәүләре билгеләп үтелде. Әлбәттә, Знаменскига визит якташларыбызның кәефен күтәрде. Солдатларның әти-әниләре район башлыгына сәфәрне оештырган һәм микроавтобус биргән өчен рәхмәт белдерделәр.
Фото район муниципаль сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев