Зәй чиркәүләрендә Раштуа гыйбадәтләре узды
Бүген христиан динендәге иң олы бәйрәмнәрнең берсе- Изге Раштуаны билгеләп үтә.
7 гыйнварга каршы төндә Зәй районы чиркәүләрендә Раштуа гыйбадәтләре узды. Гадәттә гыйбадәт төн җиткәнче башлана, дүрт сәгать чамасы дәвам итә һәм таң атканда тәмамлана. Изге Троица храмы, гадәттәгечә, зәйлеләр өчен Раштуаны бәйрәм итү үзәгенә әверелде. Гыйбадәт кылуны Әлмәт епархиясенең Зәй районы благочинные Вячеслав атакай башкарды. Ул барысын да бәйрәм белән котлады, шатлык, иминлек, бәхет һәм иман нуры теләде.
"Бу төндә кешеләрнең гыйбадәт кылу өчен бергә җыелулары аеруча сөендерә", – дип билгеләп үтте Вячеслав атакай.
фотолар чиркәүдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев