Зәй батыры – «Манзара» спорт бәйгесе җиңүчесе
18 гыйнварда Казанның «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында «Манзара» спорт һәм музыка премиясенә зур бәйге үтте.
Быел премия көрәш буенча Татарстан чемпионаты белән берләштергән форматта узды.
Финалда көрәшүче 20 ир-егет спортчы арасында икесе безнең Зәй районыннан булулары турында хәбәр иткән идек. Алар — дөньякүләм ярышлар титулы иясе, Россиянең атказанган спорт мастеры Радик Сәлахов һәм шулай ук бик күп мәртәбәле бәйгеләр җиңүчесе Булат Гадершин. Радик 130 кг. да, ә Булат 75 кг. үлчәү авырлыгында көрәштеләр.
Нәтиҗәдә Радик Сәлахов үз үлчәү категориясендә җиңү яулап мәртәбәле бәйге чемпионы булды.
Фотолар «Татар-информ» нан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев