Зәй балаларының җәйге ялы ничек үтте?
Җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясалды.
Балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру — районда социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлеше. Районда быел балаларның җәйге ялы ничек узган? Бу турыда тулырак район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин сөйли.
— Җәйге чорда муниципаль районда «Йолдызлык», «Факел», «Ялта-Зәй» шәһәр читендәге, шулай ук мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьлары, «Минем ишегалды» проекты эшләде. Минзәләдә «Патриотлар үстерәбез» хәрби палаткалы лагеренда — 20, Мамадышта «Галактика балалары» профильле палаткалы лагеренда — 15, республика фестиваль палаткалы лагерьларында Зәйдән 10 балага ял итәр өчен юлламалар бирелде. Гомумән, җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә район-шәһәрдән 5284 бала төрле лагерьларда ял итте.
Бу җәйнең төп вакыйгаларының берсе балалар лагерьлары фестивале булды, ул 150дән артык баланы колачлады һәм «Факел» лагере территориясендә уздырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге фестиваль беренче тапкыр Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, «Татнефть» ААҖ вәкиле Рифдар Хамадьяров, «Челтәр компаниясе» вәкиле Алмаз Галимов катнашында оештырылды.
Җәйге ял лагерьларында балаларга патриотик тәрбия бирү, дәүләт гимннарын башкару, флаглар күтәрүгә аерым игътибар бирелде, ә иң якты патриотик чаралардан «Аҗаган», Россия дәүләте тарихы буенча квиз уенын атарга була. «Йолдызлык» һәм «Факел» лагере «Ватан уллары» яшьләргә патриотик һәм спорт тәрбиясе бирү үзәге белән хезмәттәшлек итә, алар катнашындагы чаралар балаларда хәрби хезмәткә һәрвакыт зур кызыксыну уята. «Ялта-Зәй»дә Физкультурачылар көнен үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр һәм спорт эстафеталары үткәрделәр.
«Минем ишегалдым лагере» проекты Зәй муниципаль районында инде унҗиденче ел рәттән гамәлгә ашырыла. Балалар өчен бу йортлары янында лагерь атмосферасын тою, вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү, яңа дуслар табу. Шулай ук әти-әниләре эштә булганда балалар әйдаманнар күзәтүе астында була.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Росмолодежь. Грантлар» конкурсында Зәйнең студентлар отрядлары штабы командиры Аделия Борһанова «Минем ишегалдым лагере» проектын тормышка ашыру өчен 994 мең сумлык грант отты. Грантлар ярдәмендә ишегалды лагере көзге, кышкы һәм язгы каникуллар вакытында да эшләвен дәвам итәчәк. Аделия 14 яшеннән ишегалды лагеренда аниматор булып эшли, Зәй студентлар отрядлары хәрәкәтендә актив катнаша.
Шулай ук җәйге лагерьларда махсус хәрби операциядә катнашучы ир-атларның гаиләләреннән 42 бала ял итте.
Алда безне көзге каникуллар көтә, бу чорда 435 урынга исәпләнгән мәктәп яны лагерьлары эшләячәк, 300дән артык бала «Минем ишегалды лагере»нда ял итә алачак, «Факел» көзге сменада 200 баланы кабул итәргә планлаштыра, ә «Ялта-Зәй» лагере спорт тренировкалары һәм чаңгы ярышлары буенча чемпионатларга әзерлек өчен үз ишекләрен ача.
Фотолар район яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев