Зәй балаларына законнарны кулланырга өйрәтәләр
Шәһәрнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Кеше. Закон. Чынбарлык» клубының чираттагы дәресе үтте.
Анда 4нче мәктәпнең 6 «А» сыйныфы укучылары үз хокукларын белүләре, алдакчылар ятьмәсенә төшмәү турында сөйләштеләр, викторина сорауларына җаваплар эзләделәр.
— Без клуб эшчәнлеге кысаларында яшь буынны законнарны белергә өйрәтеп кенә калмыйбыз. Ул законнарны кайларда, ничек кулланырга икәнен дә төшендерәбез, — ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев