Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй балаларына хәрбиләрдән хатлар килде

Зәй балалары махсус хәрби операция зонасыннан җавап хатлары алдылар — хәрбиләр аларга туган яктан җибәргән хәбәрләре өчен рәхмәт белдергәннәр.


Балалар даими төстә илебез иминлеге сагында торучы егетләребезгә хатлар язалар. Алар хатларында шундый батыр абыйлары белән горурлануларын, аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын тели.


-Балалар хатларына җавап алуга бик сөенәләр. Алар гына түгел, без — өлкәннәр өчен дә бу бик дулкынландыргыч. Бу кире элемтә генә түгел, ә буыннарның — батыр хәрбиләребез белән яшь патриот балаларыбызның турыдан-туры бәйләнеше, — ди Зәйдә госпитальләргә ярдәмне оештыручы Наталья Березина.


Барлыгы 18 хат килгән. Үзләренә адресланган хатларны балалар яки аларның әти-әниләре Зәйдәге стадионда урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктыннан Наталья Березинадан килеп ала ала.


Бер хатның эчтәлеген тәрҗемә итеп бирәбез:
«Исәнмесез балалар!
Сезгә безгә авыр минутларда көч бирүче һәм терәк булучы хатларыгыз өчен зур рәхмәт. Сез хатларыгыз белән безне явыз көчләрне җиңеп, җиңүгә рухландырасыз. Шулай ук сезгә илебез көчле, ныклы булсын өчен яхшы укырга һәм төрле яклап үсештә булырга кирәк. Без бит монда сезнең киләчәк өчен. Зәйнең барлык балаларына Россия армиясе хәрбиләреннән зур сәлам».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев