Зәй балалары Убырлы карчык резиденциясенә сәяхәт кылды
Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге “Инвалид балалы гаиләләргә ярдәм итү” региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыруын дәвам итә.
Бер төркем хәйриячеләр – Оксана һәм Марат Арслановлар, Ирина Першина, Сергей, Руфинә һәм Азат Вергасовлар, Валерий Алейников, Александр Кетов «Радость» үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы мөмкинлекләре чикләнгән балаларга онытылмас тәэсирләр бүләк иттеләр.
Балалар өчен махсус бәйрәм – Удмуртиянең Грахов районы Котловка авылында урнашкан Убырлы карчыкның әкияти резиденциясенә бару оештырылды.
Резиденциядә балалар әти-әниләре белән тылсымлы әкият дөньясына чумдылар. Убырлы карчык белән Кикимора алар каршына куркыныч геройлар түгел, ә шатлык һәм җылылык бүләк итә белүче кунакчыл игелекле тылсымчылар булып килеп бастылар. Могҗизалар һәм сюрпризлар белән тулы якты тамаша һәр баланың игътибарын җәлеп итте. Күңелле шаярулар һәм мавыктыргыч вакыйгалар балаларны сокландырды.
Ял тагын да яктырак булсын өчен курчак ясау буенча мастер-класс, күңелле эстафета оештырылды.
“Өйгә кайтыр алдыннан һәр бала татлы бүләк алды. Бу оештыручыларның аерым бер кайгыртуы - балаларны баллы күчтәнәчләр белән сөендерү һәм шатлыклы вакыйга турында истәлек калдыру. Кайтыр юл тиз һәм җиңел үтте, юл буе маҗаралар белән тулы әкият дөньясында алган тәэсирләр белән уртаклаштык. Хәйриячеләребезгә бу күркәм бәйрәмне оештыруда ярдәм итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезнең ярдәмегез яхшылыкка һәм могҗизага ышанырга ярдәм итә”, - ди социаль хезмәткәрләр.
Фотолар “Радость” үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев