Зәй балалары Татарстан Рәисе чыршы бәйрәмендә
Бүген Казанның «Татнефть-Арена» залында республика балалары өчен Татарстан Республикасы Рәисе «Чыршы бәйрәме» үтте.
Анда Зәйдән барлыгы 148 бала барды. Алар әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, уку алдынгылары, активистлар.
Балаларны оештыручы педагоглар белән берлектә район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин озата барды. Шулай ук төркемнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, сәламәтлеген кайгырту максатында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, табиб та әлеге чарада катнаштылар.
«Балалар үзенчәлекле программадан, республика Рәисенең Яңа ел күчтәнәчләреннән бик канәгать. Без аларның барысына да киләчәктә сәламәтлек, уңышлар телибез», — ди Ростислав Аладышкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев