Зәй балалары «Созвездие-Йолдызлык» фестивале супер финалы җиңүчеләре
Казанның «Уникс» үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык» телевизион балалар, яшьләр иҗаты фестиваленең супер финалы үтте. Быел да Зәебезнең талантлы балалары фестивальнең якты йолдызчыклары булуларын дәлилләделәр.
Шәһәребез данын еракларга танытучы "Мирас", "Азаль" балалар вокаль-хореография ансамбльләренең яңа буыны да фестиваль йолдызчыклары булуны дәвам итә. Нәтиҗәдә "Азаль" ансамбле солисты Сабина Асадова аерым башкаручылар арасында кече төркемдә махсус призга лаек булды. Ә "Мирас" ансамбле өлкән төркемдә 1нче урын алды. "Азаль" ансамбленең кече төркеме һәм Александра Шишмагаева ("Мирас" ансамбле солисты) супер финалның "Пирамида" эшлекле-мәдәни үзәгендә 19 апрельдә узачак концертында бүләкләнәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев