Зәй балалары политехник көллияттә экскурсиядә булды
Зәйнең «Радость» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып баралар.
Аларны бүгенге хезмәт базарында аеруча нинди һөнәрләргә ихтыяҗ барлыгы, сайланган һөнәр кысаларында алга таба үсеш белән даими таныштыралар.
28 мартта үзәктә социаль хезмәтләр алучы балалар Зәй политехник көллиятенә экскурсиягә барды.
Балаларны көллиятнең тарихы һәм традицияләре, уку режимы һәм уку йортында өйрәнелә торган фәннәр, колледжның төрле өстәмә белем бирү юнәлешләре белән таныштырдылар. Педагоглар студент тормышы турында сөйләделәр, балалар остаханәләрдә булып, һөнәрләр дөньясына чумдылар.
Малайлар һәм кызлар көллияттә махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итүләре турында да белделәр. Биредә хәрбиләр өчен мич-буржуйкалар, тәм-томнар әзерләп җибәрәләр.
Экскурсиядән балалар уңай тәэсирләр алып, тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң укуларын үзебезнең көллияттә дәвам итәргә теләк белдерделәр.
Фотолар «Радость» үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев