Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Табигать белән дәвалау: Зәй балалары өчен традицион игелек көне узды

Ел саен август аенда Зәйдә игелек көне үткәрелә. Аны менә 16 ел дәвамында “Карамалы” аучылык хуҗалыгы җитәкчесе Риф Әхмәтҗанов оештыра.

Быелгы бәйрәмгә “Радость” үзәгендә социаль хезмәт алучы, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән бергә беренче мәртәбә көндезге бүлеккә йөрүче менталь тайпылышлары булганнар да чакырылды.

 “Балаларга шатлык өстәү минем күңелне күтәрә. Алар бирегә бик теләп килеп, табигать белән аралаша”, – ди Риф Газизҗанович.

Аны тормышка мөнәсәбәте, һәр нәрсәне күңеле аша үткәреп, башкаларга ярдәм итәргә алынуы аны олы йөрәкле итә.

 


Ял итәргә килүчеләр өчен волонтерлар, яшьләр эшләре идарәсе белгечләре кызыклы программа әзерләгән иде. Барлык балалар да мавыктыргыч уеннарга, биюләргә җәлеп ителде.

- Балалар “Карамалы” аучылк хуҗалыгына килүне бик көтеп алалар. Саф һава һәм матур пейзаж тынычландыра бит, ә бу - тернәкләндерү чараларының берсе.  Бүген бирегә ял итәргә 70тән артык бала килде. “Авторитет” компаниясе балаларны алып килү өчен автобуслар бирде. Аниматор кызлар балалар өчен кызыклы программа эшләде.  Аларның барысына да рәхмәт әйтәсем килә, - ди “Радость” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Ирина Грузинцева. 

Социаль-анимацион программадан соң балалар квадроциклларда, катамараннарда, урман массивының матур территориясендә йөрделәр, «хайваннар дөньясы» почмагында фотога төштеләр.
Балалар гына түгел, әти-әниләре дә бу көнне түземсезлек белән көтеп алалар.

“Бик зур рәхмәт бу чараны оештыручыларга. Улым Федор бу көнне түземсезлек белән көтә. Балаларыбызның йөзләрендә елмаю, шатлык күрү - нинди бәхет! Мондый табигатьтә булу үзе ни тора!” – ди Юлия Хәбибуллина.

 


Балалар уйнаган, күңел ачкан арада әниләр дә бер-берсе белән аралашты, табигать белән хозурланды. Бу да бик мөһим!

-Без кызым Настя белән инде күп еллар киләбез бу бәйрәмгә.  Безгә аеруча катамараннарда йөзү ошый. Махсус катамаранда йөзү өчен киләбез. Биредәге матурлык искиткеч! - ди Римма Ахминеева.

Урман эчендә урнашкан аучылык хуҗалыгына килеп керүгә, үзеңне әкияттәгедәй хис итәсең. Табигатьтә бар борчу-мәшәкатьләр онытыла, тән генә түгел, җан да ял итә шул. “Безгә шундый очрашулар, аралашулар бик мөһим”, -ди бирегә килүчеләр. 

Ә шәхси эшмәкәр Рамил Шәрипов катнашучыларга татлы мамыктан ләззәт алу мөмкинлеге бирде. 
Чара ахырында балалар Риф абыйларыннан бүләкләр дә алдылар. 
Шулай итеп, балалар күңеленә тагын бер көн матур хатирәләр белән кереп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев