Зәй балалары макулатура җыя
Экологик икеайлык кысаларында “Алтынчәч” балалар бакчасы”нда “Урманга һәр яфрак кадерле” дигән макулатура җыю акциясе узды.
Чарада ата-аналар, балалар һәм бакча хезмәткәрләре катнашты. Барлыгы 307 кг икенчел чимал җыеп тапшырылды.
Акциянең максаты - балаларның һәм ата-аналарның экологик культурасын үстерү, аларда әйләнә-тирә табигатькә һәм табигать ресурсларына җаваплы,
сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру.
- Макулатура җыю буенча мондый акция - һәр кеше өчен төбәк экологиясен саклауга үз өлешен кертү, шәһәрне төзекләндерү буенча масштаблы эштә
катнашу, гражданнарны уңай экологик тәрбиягә берләштерү мөмкинлеге ул. Безнең коллектив һәм балалар әти-әниләре белән бергә бу чарада һәр ел саен актив катнаша, - ди бакча мөдире Ләйлә Мостафина.
Фотолар балалар бакчасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев