Зәй балалары һөнәри юнәлеш бирү кысаларында янгын сүндерү бүлегендә булдылар
15 июльдә Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучы балалар өчен янгын сүндерү-коткару бүлегенә экскурсия оештырылды.
Экскурсиянең максаты - балалар арасында янгын сүндерүче-коткаручы һөнәренә кызыксынуны үстерү.
Балалар зур кызыл янгын сүндерү машинасының шәһәр урамнары буйлап сирена кычкыртып, кыю янгын сүндерүчеләрнең ярдәмгә ашыгуын кызыксынып күзәтәләр. Балаларның кызыксынуы һәм фантазиясе – дөньяны танып белү өчен ачкыч ул. Өлкәннәрнең бурычы - балаларның табигый кызыксынуын сүндермичә, аларга кечкенәдән һөнәр сайлауда дөрес этәргеч бирү.

Янгын сүндерүчеләр балаларга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшенең ничек оештырылганын күрсәттеләр, чын янгын сүндерү формасын киеп карарга рөхсәт иттеләр.
Экскурсия вакытында хезмәткәрләр балигъ булмаганнарга тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләре - өйдә янгын булса, нәрсә эшләргә, үзеңне ничек тотарга һәм башкаларга ничек ярдәм итәргә, урманнарда янгыннарны кисәтү чаралары, суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев