Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй балалары белән Пушкин көнен билгеләп үтәләр

Россиядә 6 июнь Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган.

Зәй балалары белән Пушкин көнен билгеләп үтәләр Фотолар “Космос” киноучреждениесеннән

Пушкин көне уңаеннан шәһәр-районда төрле чаралар үтә. 5 июньдә «Космос» кинотеатрына 2нче мәктәп яны лагерена йөрүче балалар килде. Алар өчен Пушкинга багышланган чара оештырылды. Балалар язучының барлык әкиятләрен искә төшерергә тырыштылар. Нәтиҗәдә балаларның Пушкинның биш әкиятен яхшы белүләре ачыкланды. Алар — «Алтын әтәч турында әкият», «Поп һәм аның хезмәткәре Балда турында әкият», «Алтын балык турында әкият», «Үлгән патшабикә турында әкият», «Салтан патша турында әкият».

Укучылар Пушкин әкиятләренең аерым сюжетларын искә төшерде, ә күңелле викторинада белемнәрен ныгытты. Әкияттәге җөмләләрнең ничек тәмамлануын искә төшерделәр, тәкъдим ителгән өзекләрне дәвам итеп, шагыйрьнең әсәрләре буенча табышмакларны чиштеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев