Зәй балалары белән Яңа ел бәйрәмнәрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында сөйләштеләр
18 декабрьдә «Миләшкәй» балалар бакчасында район янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән сорау алучы Лилия Писарева һәм ирекле янгын сүндерү җәмгытенең җитәкчесе Любовь Асташина балалар һәм аларның тәрбиячеләре белән өйдә һәм балалар бакчасында «Имин Яңа ел» темасына әңгәмә үткәрделәр.
Әңгәмә барышында Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын чыгуның төп сәбәпләре — ут белән саксыз эш итү, балалар шаяртулары һ.б. лар турында фикер алыштылар. Гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәк, чыршы кую, чыршыны бизәү кагыйдәләре турында сөйләделәр, электр гирляндалары һәм пиротехник эшләнмәләр турында теманы күтәрделәр.
Шулай ук әңгәмә барышында балалар янгын куркынычсызлыгының нинди кагыйдәләрен белүләре турында сөйләделәр. Янгын чыкканда белергә тиешле ашыгыч хезмәтләрнең 101, 112 номерларын да искә төшерделәр.
Фотолар район янгын күзәтчелеге хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев