Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй бакчасында балаларны прәннектән Яңа ел бизәге ясарга өйрәттеләр

Зәй политехника көллияте укытучылары балалар һәм ата-аналар өчен мастер-класс үткәрделәр.

11 декабрьдә Зәйнең «Күкчәчәк» балалар бакчасында «Яңа ел уенчыгы» дип исемләнгән мастер-класс узды. «Почемучки» урта төркемендә тәрбияләнүчеләр әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән Зәй политехника көллиятенең махсус дисциплиналар укытучысы Ирина Иванова һәм производствода белем бирү мастеры Екатерина Фәсхетдинова җитәкчелегендә прәннек бизәргә өйрәнделәр. 

— Һәркемнең үз кабатланмас бизәге — якты, матур, бәйрәмчә уенчыгы килеп чыкты. Балалар һәм ата-аналар бик теләп прәннекләр ясадылар һәм аларны кондитер сибемнәре белән бизәделәр. Мастер-класста катнашучыларның барысы да тәмле һәм матур Яңа ел бизәнү әйберләре генә түгел, бик күп уңай тәэсирләр дә алдылар, — ди көллият укытучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев