Зәй бакчачылары һәм балыкчылар гадәти булмаган күренешкә тап булды
Зәй ГРЭСы каналын Әстерхан ташбакалары яраткан.
Шәһәр социаль челтәрләрендә зәйлеләр кояшта торбада җылынучы ташбакаларның фотосурәтләре белән уртаклаша башладылар. Һәм бу ялган сурәтләр түгел. Чыннан да, каналда ташбакалар гаиләсе беренче ел гына яшәми, алар каналны үз иткән һәм хәтта әкренләп үрчүләре дә күзәтелә, диләр әлеге күренеш шаһитләре.
Бер зәйле сүзләренә караганда, берничә ел элек ул Әстерханнан бер-ике ташбака алып кайткан. Бераздан аларны иреккә җибәрергә карар кылган һәм каналга алып төшеп суга салган. Уңайлы шартлар — каналдагы җылы су, азыкның мул булуы — аларга тиз үрчергә мөмкинлек биргән. Алар инде хәзер әлеге сулыкта ун-унбер данәгә җиткән. Ташбакаларны балык хуҗалыгы сулыгында да, каналда да күргәннәр. Алар бернинди экологик куркыныч тудырмый, ә киресенчә, болганчык суны чистарта, дип саный шаһитлар.
Әлеге тереклек ияләре саз ташбакалары икән. Бу төр ташбакаларның шактый зур булып үсүе мәгълүм, аларның озынлыгы 30-35 сантиметр чамасы булырга мөмкин. Ташбакалар үзләре очраган бөтен нәрсә белән диярлек тукланалар — үлгән балык, бака, маймычлар, суалчаннар һәм башка бөҗәкләр. Дөрес караган очракта, саз ташбакалары 25-30 ел яши ала.
Зәйлеләр каналга торба яки агач кәүсәсендә хәрәкәтсез утырган ташбакаларны күрергә өметләнеп килә. Тик аларны ерактан гына күзәтергә мөмкин, якын килгән очракта ташбакалар сагаеп калалар һәм шундук суга чумалар.
фотолар социаль челтәрдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев