Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй автомобильләрнең күплеге буенча Әлмәтне уздыра

«Автостат» аналитика агентлыгы мәгълүматы буенча агымдагы ел башына Татарстанда 1 миллион 357 мең җиңел машина теркәлгән.

Дәүләт автоинспекциясендә теркәлгән автомобильләр нигезендә һәр өченче татарстанлының шәхси машинасы бар.
Автомобильләргә бәяләр кисәк артса да республикада яңа машиналар алучылар күбәйгән. Нигездә алар үзебезнең илдә җитештерелгән яисә Кытайдан кертелгән машиналар.

Зәйдә исә 2024 ел башына 13202 автомобиль теркәлгән, бу 2015 елга карый бер процентка күбрәк, ул вакытта 13038 машина булган.

Исәпләп карасаң Зәйдә шәхси автомобильләр саны мең кешегә 340ны тәшкил итә. Ә Чистайда ул 315, Әлмәттә — 320, Бөгелмә һәм Алабугада — 336.

Россиядә мең кешегә уртача 322 җиңел машина туры килә, ә Татарстанда бу күрсәткеч — 339.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев