Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй автоледие Светлана иҗат иткән шигырь җиңү яулаган

Бу көннәрдә Казанда егерме бишенче тапкыр «Автоледи-2024» республика бәйгесе үтте. Анда Зәйдән Светлана Миңнеханова катнашып югары нәтиҗәгә иреште.

«Автоледи» бәйгесе 1998 елдан Чаллыдан страт алып 2000 елдан республика дәрәҗәсендә үткәрелә башлады. Зәйдә исә бәйгенең инде унҗиде еллык тарихы бар. 

Быелгы республика бәйгесендә 45 машина йөртүче хатын-кыз үз осталыкларын сынаган. Алар арасында район бәйгесендә берничә ел рәттән уңышка ирешүче Светлана Миңнеханованың булуы безнең өчен аеруча куанычлы. 

Конкурсантлар иң башта юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча теоретик имтихан тотканнар, аннан соң билгеле вакыт эчендә машина йөртү осталыгын руль артында күрсәткәннәр. Сынауларга әле тагын катнашучыларның иҗади якын килүен дә керткәннәр. Һәр хатын-кыз юл хәрәкәте куркынычсызлыгына үз карашын белдергән иҗади эшен тәкъдим иткән. Нәкъ менә шунда безнең Светлананың видеоролигы беренче урын алган. 

«Озак еллар руль артында йөрүем сәбәпле, юллардагы хәлләргә әлбәттә үз фикерем бар. Әнә шуны шигырь юлларына салдым һәм бу эшемне жюри югары бәяләде», — ди Светлана. 

Ә гомуми исәп буенча Светлана Миңнеханова 45 катнашучы арасында сигезенче урын алган. Бу инде аның өченче мәртәбә республика бәйгесендә беренче унлыкка керүе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев