Зәй «автобабае» сынатмады
Казанда өлкәннәр ункөнлегенә багышлап «Автобабай-2024» бәйгесе финалы үтте. Анда Зәйдән Василий Тихонов бишенче урын яулады.
Бәйгенең финал ярышында республика шәһәр һәм районнарыннан 33 өлкән яшьтәге машина йөртүче катнашты. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик биремнәрне компьютерда эшләделәр, ә махсус мәйданчыкта машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә безнең Василий Владимирович Тихонов, барлык биремнәрне яхшы үтәп бишенче урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев