Зәй архивы сугыш чоры документларыннан күргәзмәләр оештыра
Зәй районы башкарма комитетының архив бүлеге Бөек Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган чаралар циклын башлап җибәрде.
Иң беренче булып биредә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан Овчинников Виктор Павловичның шәхси документлар тупланмасы фондыннан күргәзмә ачылды.

«Праганы азат иткән өчен» медале алу хокукына белешмә В.П. Овчинников, 1945 ел.
1941 елда Виктор Павлович армиягә алына, полкның кече командирлар мәктәбен тәмамлый һәм көньяк-көнбатыш фронтына җибәрелә. Армиядә хезмәт иткәннән соң шунда ук эшче-крестьян Кызыр Армиясе сафларына җибәрелә. Хәрби эшкә ул 1942 елның 17 июнендә Төньяк Кавказда керешә.

И.Сталинның В. П. Овчинниковка рәхмәте, 1943 ел.
1944 елның гыйнварында Виктор Павловичның эшче-крестьян Кызыр Армиясе сафларында хезмәте өзелә, авыр контузиядән соң хастаханәгә озатыла. Госпитальдән соң 1944 елның августында Виктор Павлович армия сафларына кайта һәм Вислецк плацдармындагы сугышларда (Висло-Одер операциясе) сугышчан катнаша. Польшаны азат итеп, февральдә Польша-Германия чиген үтеп, үз территорияләрендә фашистларга каршы сугыш башлыйлар.

«Кавказ оборонасы өчен» медаленә таныклык В.П. Овчинников, 1947 ел.
1945 елның ноябрендә генә Виктор Павлович өенә — Зәй шәһәренә кайта.
Виктор Павлович Овчинниковның Ватан алдындагы хезмәтләре дәүләт тарафыннан югары бәяләнде, ул күп санлы медальләр һәм грамоталарга ия.

Бөек Ватан сугышыннан соң В. П. Овчинников хезмәт иткән йорт күренеше, Германия, Реслау шәһәре янында, 1945 ел
Әлеге тарихи материалларга бай күргәзмәне беренчеләрдән булып шәһәрнең 9нчы мәктәбе IV сыйныф укучылары карады. Биредә үк укучылар өчен архив саклагычына кскурсия оештырылды. Балаларга документларны саклау шартлары, саклагычтагы температура, дым һәм яктылык режимы турында сөйләделәр.

Овчинников Виктор Павлович хатыны Овчинникова Дарья Михайловна белән, "Җиңү көне", 1978 ел.

Овчинников Виктор Павлович гаиләсе, 1980 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев