Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй архив бүлегендә – экскурсияләр

Зәй районы архив бүлегендә “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тернәкләнү курслары узучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен чара уздырылды.

Алар "Блокнотик һәм Печать" мультфильмын карадылар, әлеге мультфильмны күрсәтү  2024 елда «Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасы кысаларында отылган грант хисабына алынган интерактив җиһазлар ярдәмендә мөмкин булды.  Бу заманча алым балаларга архив эше тарихы белән мавыктыргыч формада танышырга һәм документларны саклауның мөһимлеге турында белергә мөмкинлек бирде.

“Кунакларга концлагерь тоткынының сугыш еллары турындагы истәлекләре укылды, Бөек Ватан сугышы вакытында фронт яны полосасыннан эвакуацияләнгән гражданнар турында сөйләнде, кунаклар Бөек Ватан сугышы ветераннары  Виктор һәм Михаил Овчинниковларның  шәхси фондтагы  документлары белән таныштылар.  Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар турындагы документлар да зур кызыксыну уятты”, - ди архив бүлеге җитәкчесе Елена Куликова.

фотолар социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев