Зәй архив бүлеге яңа китаплар белән тулыланды
Зәй районы архив бүлеге (ТРның архив эше буенча дәүләт комитеты ) үзенчәлекле чара үткәрде.
Аларда кунакта сукырлар җәмгыятенең район бүлеге җитәкчесе Мария Костюченко җитәкчелегендә физик мөмкинлекләре чиклеләр кунакта булды.
Әлеге чара үзенчәлекле очрашу булуы өстенә тарихи мирасны саклау һәм популярлаштыру буенча яңа нәтиҗәле хезмәттәшлек башлангычы да булды. Кунаклар архив бүлеге буенча экскурсия ясадылар, район тарихына кагылышлы кызыклы мәгълүматларны белделәр. Биредә үк кул бармаклары белән тоеп сизелә торган уникаль документлар белән танышу мөмкинлеге дә тудырылды.
Чараны Зәй архив бүлегенә тапшырылган яңа китаплар да бизәде. Күз күреме буенча физик мөмкинлеге чикләнгән җирле шагыйрә Надежда Чепурная район архивын үз китаплары белән баетты.
фотолар архив бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев